Җәй көне һава температурасының түбән төшүе, яңгырлар белән сынап торуы кемне генә битараф калдыра икән?! Әнә, Салагыштан Тәнзилә Хәбибуллина хис-кичерешләрен шигъри юлларга салган.
Яхшы көн сорый күңел
Киеп куйдым йон башмакны,
Ягып җибәрдем мичкә.
Кызу июль аенда
Җылындым шулай көчкә.
Табигатьнең кануннарын
Үзгәртү мөмкин түгел.
Ә игеннәр өлгергәндә
Яхшы көн көтә күңел.
Салагыш авылы.
Нет комментариев