Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Салагыштан Фәрит-Диләрә Гафуровлар яшь парларга үрнәк булып торалар

Диләрә апа белән Фәрит абый иңне - иңгә куеп, тырышлык белән, матур гомер итәләр

Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга лаек, Әти - әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Авылыбызда үрнәк гаилә алар!

Бүген кунакта, киң күңелле, ярдәмчел, ихтирамга һәм хөрмәткә лаек Гафуровлар гаиләсендә булдым. Йортка узуга, күңелемне матурлык, җылылык биләп алды. Фәрит абый белән Диләрә апа матур итеп, парлап өстәл буенда чәй эчәләр.

"Әй, мактап кына йөрисең, әйдә чәй эчәбез, түрдән уз",- диде Фәрит абый.

"Мактарлык шул! Сезнең гаилә, матур һәм үрнәк гаилә", - дип өстәмдем мин. Гаиләнең матурлыгы менә шунда күренә дә инде.

Гаилә - ул кешенең таяныр ноктасы. Бар бәхет, бар шатлык, бар борчу - мәшәкатьләр дә гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез, таяныр кешеләребез, якыннарыбыз бар. Без бәхетле!

Фәрит абый Гафуров Салагыш авылында, Әгьзәм абый белән Рәсимә апа гаиләсендә баш бала булып, дөньяга килә. Алар гаиләдә өчәү, Фәрит абый, Фәридә һәм Әнисә апалар. Сеңелләре икесе дә, Ижау каласында, үз гаиләләре белән матур гомер кичерәләр. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, бу кызлар , бер - берсен якын итеп, Фәрит абыйның гаиләсен, үзен, балаларын хөрмәт итеп яшиләр.

Алар өчесе дә, җыр - моңга ия. Бәйрәмнәрдә, туганнар, дуслар белән очрашуда Фәрит абый баян сузса, сеңелләре матур итеп, җыр сузалар. Урта мәктәпне тәмамлагач ,Фәрит абый Можга ветеринария техникумын тәмамлый. Армия сафларыннан кайткач, авылда төпләнеп, гаилә корып, матур гына гомер итә.

Колхозда ветфельдшер, ветеринар участок табибы, " Идел" колхозында җитәкче, авыл хуҗалыгында эшмәкәр, Салагыш, Көчек, Тирсә авылларында ветеринар участок табибы булып, барысы 42 ел хезмәт куйган ул.

Гаиләсендә, авылда, районда хөрмәтле хезмәткәр, җитәкче, авылдаш, әти, бабай ,тормыш иптәше ул.

Авылдашлар аларнын капкаларын еш кага, малын терелтергә ярдәм иткән табибка зур рәхмәтләр әйтеп, хәер - догалар кыла. Фәрит абый тирә - яктагы Уразай, Ямурза, Чилчә авылларына йөреп тә, эшләде.

- Маллар да кешеләр кебек төрле авырулардан интегәләр. Бары тик аларның әйтергә телләре генә юк ,- ди ул.

Маллар белән эшләү өчен кече күңелле булырга, аларны аңлый белергә, вакытында ярдәм итәргә кирәк. Фәрит абый нәкь шундыйлардан.

Авылдашлар элек-электән үк, бик күп мал тоттылар. Терлек, мал-туарлары чирләп китсә, шунда ук Фәрит абыйга мөрәҗәгать иттеләр. Ул, кырык эшен, кырык якка ташлап, килеп тә җитә. Ә, Фәрит абыйның шифалы кулы тисә, мал терелми калмый дип, мактап сөйлиләр аның турында.

Шундый кешелекле, ярдәмчел, үз хезмәтен яратып башкаручы, оста, алтын куллы булганы өчен, авылдашлар, райондашлар бик рәхмәтле аңа. 42 ел элек, Актаныш районы Айман авылыннан Салагыш мәктәбенә укытучы булып эшкә килә Диләрә апа Гафурова. Актаныш кызы Диләрә апа белән гаилә корып яшәүләренә дә, 42 елдан артык инде.

Диләрә апа 6 балалы гаиләдә, өченче кыз булып дөньяга килә. 5 кыз, бер малайлы гаиләдә, хезмәтне яратып, кешеләрне хөрмәт итеп, тырыш, ипле, тыйнак, тәртипле булып, әти - әниләрен хөрмәт итеп, тәрбияләнә алар.

Бүгенгесе көндә дә, туганнары белән аралашып, күрешеп, юбилей һәм бәйрәмнәрдә, еш очрашып тора алар. Диләрә апа белән Фәрит абый иңне - иңгә куеп, тырышлык белән, матур гомер итәләр.

Фәрит абый күп еллар, үзенең пай җирләрен рәсмиләштереп, шунда иген үстереп, халыкка ашлыгын, печәнен, саламын сатты. Йортлары янында гына, кечкенә кибет ачтылар. Авыл халкы бик теләп йөри, җаның теләгән бар кирәк - ярак та бар анда.

Диләрә апа каенана - каенатасын да, бик якын һәм хөрмәт итеп яшәде. Бүгенгесе көндә ир туганнары белән, уртак тел табып, бер - берсен хөрмәт итеп, аралашып яши алар.

- Ераклардан килеп бәхетемне Салагышта табуыма бик сөенәм. Янәшәмдә мине аңлаучы да, саклаучы да , олы терәк тә булган тормыш юлдашым Фәритем бар, ди Диләрә апа.

Инде 42 елдан артык, Диләрә апа балаларга белем ачкычлары тарата. Бала җанлы, тырыш, ярдәмчел, сабыр, тыйнак, кешелекле булганы өчен, без укучылары, авылдашлар, мәктәп коллективы, җитәкчеләр, ата - аналар , балалар үзен бик хөрмәт итәбез, яратабыз, сокланабыз, рәхмәтләр әйтәбез.

Диләрә апа уңган хуҗабикә, өй алларында матур чәчәкләр, гөлләр үстерә, кулыннан килмәгән эше юк. Фәрит абый да, уңган булган, алтын куллы, оста, тырыш әти һәм бабай.

Тырыш хезмәте дә лаеклы бәяләнде аның: ул - " Остаз - мөгаллим " билгесе иясе. Үзләре кебек үк уңган- булган ул һәм кыз тәрбияләп олы тормыш юлына озаттылар.

Фәрит абый авылда Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәрен уздыруга иганәчелек ярдәме дә күрсәтә. Саф күңелле, кешелекле, ярдәмчел, башкалар турында кайгыртып яшәргә күнеккән бу гаилә. Авылдашлар, күршеләр, дуслар, якыннар, туганнар белән аралашып, уртак тел табып, матур эшлиләр һәм яшиләр.

Менә шулай авыл халкына хезмәт, ярдәм күрсәтүдән, тәм һәм ямь табып яши бүген Гафуровлар гаиләсе.

Алар көндә , икеседә иртәдән - кичкә кадәр эштә.Абзар тулы мал - туар, кош - корт тоталар. Аларның , һичкайчан арыдык, алҗыдык дигәннәрен , ишеткәнем юк минем. Кичке эшләрен тәмамлагач, районда, авылларда уза торган концертларга, кичәләргә, ял көннәрендә юбилейлаарга, оныклар янына, бәйрәмнәргә йөри алар.

Эшкә дә, ялга да, балалар һәм оныклар, дуслар, туганнар, якыннар белән дә, аралашып яшәргә вакыт табалар, матур һәм гөрләп яшиләр.

28 декабрьдә Фәрит абый Гафуров, үзенең Гомер бәйрәмен каршы ала, аңа 65 яшь тула. Бер - беребезне хөрмәт итеп, иңне - иңгә куеп, беребез өчен, беребез терәк һәм кирәк булып, сабыр, тыныч , матур, парлы гомер иттек, ди Фәрит абый Гафуров.Гаилә - бердәм, , зур көчкә ия, бер кечкенә дәүләт, дип өстәде Диләрә апа.

Раилә Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев