Салагышта – “Карга боткасы” бәйрәме
Яшәеш

Салагышта – “Карга боткасы” бәйрәме

Бәйрәм төрле уеннар, җыр- биюләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар, ярышлар белән үрелеп барды

Борын заманнарда кешеләр ни өчен яз килгәнен белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар.
Без дә мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар, кунаклар, дуслар, бала-чагалар, өлкәннәр белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме уздырдык. Ул уеннар, җырлар, биюләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар, ярышлар белән үрелеп барды.
Милли Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Педагог һәм остаз еллары уңаеннан авылыбызның иң өлкән мәдәният хезмәткәре Сания апа Мөшәрәпованы, ветеран укытучы Мәсгүдә апа Исламованы котладык. Улы   махсус хәрби операциядә катнашучы Гүзәлия Әзиятованы, 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Ильяс Мөдәрисовны,сәламәтлегебез сагында торучы авыл фельдшеры Гөлнур Шәйхетдинованы, иң яшь сабыйны туган көннәре, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткердек.

Аннан бергәләп Карга боткасыннан авыз иттек, тәмләп кайнар чәй эчтек. Уеннарда актив катнашучылар күчтәнәчләр, бүләкләр алдылар.

Раилә Тимофеева,

Салагыш авылы китапханәчесе.


Нет комментариев