Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде
Салагыш мәктәбендә “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип исемләнгән чара узды.
Чара Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне турында башланып китте. 2021 елда бу көн 21 ноябрьгә туры килде. Безнең мәктәптә бу көнгә багышланган сыйныф сәгатьләре турында сөйләнелде. Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелде. Төп герой урынында һәрбер бала була алганга күрә, тема укучылар күңеленә якын, таныш.
Көнкүрештә дә, юлларда да төрле хәлләр булырга мөмкин. Бу очракларда беренче ярдәм күрсәтү турында 11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. "Юл хәрәкәте иминлеге"нең Әгерҗе районы профилактика бүлеге начальнигы Тимкина Раушания Васимовна балаларга җәяулеләр, пассажирлар өчен кагыйдәләрне искә төшерде, бәйрәмдә катнашкан барлык балаларга бүләкләр өләште.
Участок полиция хезмәткәре Айдар Анварович куркынычсызлык кагыйдәләрен башка очракларда да сакланырга тиешлеге турында чыгыш ясады. Терроризм, экстремизм, коррупция, комендант сәгате һ.б. турында искәртте.
Бу чара ярдәмендә җәяүлеләр, транспорт йөртүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләр белән беррәттән, һәр кеше башка куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәгәндә генә төрле фаҗигаларны булдырмый калдырып булуы турында балалар үзләренә нәтиҗә ясаганнардыр дип ышанып каласы килә.
Нет комментариев