Җәйге ялны файдалы итеп
Салагыш китапханәсе мөдире Раилә Тимофеева, балалар өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” исемле күргәзмә ясап, балаларга юлда йөргәндә кагыйдәләрне үтәргә, уяу булырга кирәклеген искәртте. Караңгы вакытта ут яктысын кире кайтаручы махсус яктыртучы әйберләр яки киемнәр киеп йөрергә киңәш итте.
– Җәйге каникул вакытында китапханәгә балалар бик теләп йөриләр. Алар белән төрле темаларга әңгәмәләр уздырабыз. Юл йөрү кагыйдәләрен дә һәрдаим искә төшереп торабыз, – диде китапханәче.
Нет комментариев