Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Салагыш авылында «Татарстан флагы - безнең горурлык» исемле чара узды

Чараның төп максаты - милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагы республика халкын берләштерүче символ буларак популярлаштыру турында иде

29 ноябрь Татарстан Республикасы флагы көне. Шул уңайдан, музейда укучылар, укытучылар, клуб, китапханә, музей җитәкчеләре белән берлектә  "Татарстан флагы - безнең горурлык " исемле чара узды.

Чараның төп максаты - милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагы республика халкын берләштерүче символ буларак популярлаштыру турында иде.

Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова укучыларга беренче флагларның барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Укучылар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.

Сынлы сәнгать укытучысы Рифат Гайфи улы, флагның авторы - Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов, Әлифба дәреслегенә, әкиятләргә иллюстрацияләр ясаучы, бөек рәссам булуын аңлатты.

2020 елда ТАССР флагы көненең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Бүгенге чарада, шул елда туган кечкенә дустыбыз, Ангелина Тимофеева да катнашты. Аңа 2025 елда, 5 яшь, ТАССРның төзелүенә 105 ел тулуын искәртеп уздык. Чара бик күңелле узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев