Шәйхетдиновлар гаиләләре ару-талуны белмичә, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып гомер кичерәләр
Яшәеш

Шәйхетдиновлар гаиләләре ару-талуны белмичә, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып гомер кичерәләр

Өч гаилә, өч туганның бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, ярдәмләшеп, хөрмәт итеп зур бер гаилә булып яшәүләре – барыбызга да үрнәк

Салагыш җирлегенә керүче төрле авылларда яшәсәләр дә, аларны зу-у-р бер гаилә дип атау да дөрес булыр. Сүзебез – бертуган Илшат, Илфат, Айрат ШӘЙХЕТДИНОВларның дус-тату гаиләләре турында.

Күп еллар мәктәптә физика, математика фәннәреннән белем биргән мәрхүм укытучыларыбыз Низам абый һәм Дания апаның мәхәббәт җимешләре алар. Тыйнак, сабыр, тырыш, гади, белемле булган, үрнәк булып яшәгән мөгаллимнәребезне без, укучылары, һәрчак олы хөрмәт белән искә алабыз.

ИЛШАТ–ЙОЛДЫЗ Ямурзада гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы мәктәптә физика, математика фәннәрен укытты, директор да булды, хәзер хезмәт юлын "Прикамнефть" оешмасында дәвам итә. Йолдыз апа күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Бүгенге көндә Салагыш мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе. 8 сыйныфны тәмамлаган уллары Салават – үзләре кебек үк тыйнак, тырыш, әти-әнисенең уң кулы һәм ярдәмчесе.

Илшат абый белән Йолдыз апаның кулларыннан килмәгән эшләре юк. Йолдыз апа – уңган хуҗабикә. Ул пешергән ризыклар телне йотарлык тәмле.

Бакчаларындагы яшелчә, җиләк-җимеш уңышы һәрчак мул була. Берсеннән-берсе матур чәчәкләре тирә-юньгә матурлык өсти. Илшат абый – балта остасы, йорт-җирләре дә ныклы һәм матур. Авыл халкы, күршеләр, дуслар, туганнар белән аралашып гомер итә алар.

ИЛФАТ БЕЛӘН ГӨЛНАРАның гаилә коруларына киләсе елга 30 ел тула икән. Салагыш авылында энесе Айрат гаиләсе белән күрше булып яши алар. Әтисе белән әнисе бакыйлыкка күчкәннән соң Айратны кечкенәдән Илфат белән Гөлнара тәрбияләп үстерделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Илфат та абый-энесе кебек үк  “Прикамнефть"тә эшли. Гөлнара – Салагыш Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Аларны гаиләләре белән сәхнә осталары дию дә дөрес булыр. Илфат бик матур җырлый, сәхнә күренешләрендә катнаша, үзенә тапшырылган рольләрне бик оста итеп башкара. 

Олы кызлары Гөлназ гаиләсе белән Казанда матур гына гомер итә. Уллары Фәрхәд гаиләсе Чаллыда төпләнеп яши. Төпчек кызлары Наилә Казанда белем ала. Илфат белән Гөлнара да бик тырышлар, йорт-җирләре җитеш, абзар тулы – эре терлек. Буш вакытларында Гөлнара бик тәмле чәкчәкләр дә ясый.

АЙРАТ БЕЛӘН ГӨЛНУРның бергә гомер итүләренә 20 ел тула. Бик тыйнак, ярдәмчел, тырыш бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел! Айрат "Прикамнефть"тә эшләү белән бергә мәктәптә физика, геометрия, информатика фәннәрен укыта. Гөлнур – Салагыш авылы фельдшеры. Ул – халыкның бик зур терәге, ярдәмчесе, киңәшчесе. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер ак халат иясен авылдашларыбыз бик тә хөрмәт итә. Кызлары Иделия белән Дилә Чаллыда 84нче лицейда белем алалар. Икесе дә – сәхнә осталары. Кечкенә уллары Аяз балалар бакчасына йөри. Гөлнур – бик уңган-булган, оста хуҗабикә. Йорт-җирләре әллә каян көлеп тора. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар. Ишегаллары тулы – кош-корт.

Менә шулай, ару-талуны белмичә, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып гомер кичерәләр Шәйхетдиновлар гаиләләре! Өч гаилә, өч туганның бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, ярдәмләшеп, хөрмәт итеп  зур бер гаилә булып яшәүләре – барыбызга да үрнәк. 

Раилә ТИМОФЕЕВА.
Салагыш авылы.

 


Нет комментариев