Рөстәм Миңнеханов үз бакчасында үскән гигант помидорның фотосын күрсәтте
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов үз бакчасында үскән гигант помидорның фотосын күрсәтте

Помидорның авырлыгы — 926 грамм

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз бакчасында үстерелгән зур помидорның фотосурәтен Instagram социаль челтәрендә үз битендә урнаштырган.

Помидорның авырлыгы — 926 грамм. «Безнең бакчадан уңыш!» — дип язып куйган ТР Президенты фотография астына.

Фото социаль челтәрдән файдаланучылар арасында шактый реакция тудырды. «Бу вакциналаштырылган помидор бит», — дип шаярткан комментария калдыручыларның берсе.

Чыганак 

 


Нет комментариев