1 мартта Татарстан Президентына 62 яшь тула.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен эш урынында уздырачак, ә кичен әлеге датаны гаиләсе белән билгеләп үтәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Иртәгә ТР Президентының гадәти эш графигы, ә туган көнен ул гаиләсе белән билгеләп үтәчәк. 1 мартта Рөстәм Миңнехановка 62 яшь тула», - диде Галимова.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килде, шул елны ул Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. ТР финанс министры һәм республика Премьер-министры вазифаларын башкарды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан бирле җитәкли.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181772/
Нет комментариев