Бүген Владимир Путинга 67 яшь тулды.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бәйрәм видеоролигы урнаштырып, Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән тәбрик итте.
«Россия Президенты – тимер ихтыяр көченә ия кеше. Ул теләсә нинди масштабтагы бурычларны (эчке сәясәттә булсынмы ул, әллә тышкы сәяси арендамы) хәл итәргә сәләтле», - дип язган республика Президенты.
Ул Путинны барлык татарстанлылар һәм үз исеменнән котлаган. «Туган көнегез белән, хөрмәтле Владимир Владимирович!» - дип сүзен йомгаклаган Рөстәм Миңнеханов.
Бүген дәүләт башлыгына 67 яшь тулды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/07/194869/
Нет комментариев