«Каравон» рус фольклоры бәйрәме Николай Чудотворецның Престол бәйрәменә багышлана
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәмен уздыру датасын раслады. Республика җитәкчесе шул турыдагы карарны имзалады.
«Каравон» 28 майда, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының Лаеш районында Никольское авылында узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү, ә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына аны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшен оештыру йөкләнде.
«Каравон» рус фольклоры бәйрәме Николай Чудотворецның Престол бәйрәменә багышлана. Былтыр ул бөтен Россиядән йөз алтмыштан артык коллективны җыйды.
Нет комментариев