Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты

Миңнеханов Татарстанда үткәрелгән шундый акциядә катнашкан иде инде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. «Татмедиа»ның Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева хәбәр иткәнчә, ул чыршыдан балаларның теләкләре язылган өч конверт алган.

Луганск Халык Республикасында яшәүче Егор – чаңгы, Татарстан кызы Азалия синтезатор сораган, ә 11 яшьлек Кирилл футбол уйнау өчен җыелма бүләк итүләрен тели. «Балаларның барлык теләкләрен һич тоткарлыксыз чынга ашырачакбыз!» - диде Миңнеханов.

Теләкләр чыршысы Мәскәү Кремлендә урнаштырылган. Россия гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, төбәк башлыклары һәм федераль министрлар Кремльдә урнаштырылган чыршыларда балаларның теләкләре язылган барлык конвертларны бер сәгать эчендә алып бетергән.

Миңнеханов Татарстанда үткәрелгән шундый акциядә катнашкан иде инде.

Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «#Без бергә» Бөтенроссия онлайн-марафонында «Теләкләр чыршысы» акциясен үткәрү инициативасы белән чыкты. Быел ул дүртенче тапкыр уздырыла. «Теләкләр чыршысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим балаларның хыялларын чынга ашырырга мөмкинлек бирә.

Чыганак 


Нет комментариев