Рөстәм Миңнеханов Болгар фотолары белән уртаклашты
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Болгар фотолары белән уртаклашты

«Безнең матур Болгар! Искиткеч матур!» – дип язган ул фотолары астына

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичке Болгар фотолары белән уртаклашты. ТР җитәкчесе фотоларны телеграм-каналына куйган.

«Безнең матур Болгар! Искиткеч матур!» – дип язган ул фотолары астына.

Исегезгә төшерәбез, кичә Миңнеханов Татарстанның берничә районына эш сәфәре кылды. Ул Алексеевск, Нурлат һәм Әлки районнарында урып-җыю барышын бәяләде, берничә производствоны карады һәм авыл хезмәтчәннәре белән аралашты.

Чыганак

Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

 

 


Нет комментариев