Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Россиядә күпбалалы гаиләләргә ипотека компенсациясе түләнәчәк

Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы бала булган гаиләләргә түләнәчәк.

 (Казан, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә 450 мең сум күләмендә ипотека кредитларын өлешчә компенсацияләүне күздә тоткан законга кул куйды. Яңа закон Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Закон 19 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 2019 елның 26 июнендә хупланган.

Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы бала булган гаиләләргә түләнәчәк. Шул ук вакытта компенсация түләүләре салымнардан азат ителәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189214/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев