Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Россия Президенты шәхси торак төзелешенә ташламалы ипотека турында игълан итте

«Бу – ташламалы ипотека: торак, шәхси йорт сатып алу һәм төзелеш өчен», - диде ул

Шәхси торак төзелеше өчен ташламалы ипотека турындагы карарны инде кабул ителгән дип санарга мөмкин, диде Россия Президенты Владимир Путин «Ласселсбергер» компанияләр төркеменең «Цемикс» коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашуда. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Шәхси торак төзелешенә ташламалы ипотекага килгәндә, моны эшләргә кирәк дип уйлыйм, Хөкүмәтнең мондый күрсәтмәсе бар һәм карар инде кабул ителгән дип санарга була. Өстәвенә, ул ике юнәлеш буенча кулланылырга мөмкин. Бу – ташламалы ипотека: торак, шәхси йорт сатып алу һәм төзелеш өчен», - диде ул.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шәхси торак төзү өчен ипотека продуктының 2021 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырыла башлаячагы турында элегрәк вәгъдә иткән иде. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев