Россиянең 11 аэропортында очышлар тагын бер атнага тыелды
Яшәеш

Россиянең 11 аэропортында очышлар тагын бер атнага тыелды

Мондый чикләүләр беренче тапкыр Украинада махсус операция башлангач кертелгән иде

Росавиация илнең үзәк өлеше һәм көньягындагы 11 аэропортта очышларны чикләү режимын чираттагы мәртәбә озайтты. Чикләү режимы 15 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, диелә ведомство сайтында.

Бу Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста һава аланнарына кагыла. Авиакомпанияләргә альтернатив маршрутлардан файдаланырга киңәш ителә.

Искәртеп узабыз, мондый чикләүләр беренче тапкыр Украинада махсус операция башлангач кертелгән иде. Хәрби операцияне февраль азагында Россия Президенты Владимир Путин игълан итте.

Чыганак 


Нет комментариев