Россиядә пенсионерларны яңалык көтә
Яшәеш

Россиядә пенсионерларны яңалык көтә

Үзгәрешләр бюджетта күрсәтелгән

Россиядә пенсияләр киләсе елның 1 гыйнварыннан индексацияләнәчәк һәм бу федераль бюджет проектында күрсәтелгән. Бу хакта Татар-информ яза.

Аның уртача 1 мең сумнан да ким булмавы мөһим, дип белдерде Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибикова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Иң мөһиме, 2023 елның 1 гыйнварыннан индексация күләме уртача 1 мең сумнан да ким булмаска тиеш», - диде сенатор «Парламентская газета»га биргән видеоинтервью барышында. Бу бюджетта күрсәтелгән, дип билгеләп үтте ул.

Парламентарий искәртеп узганча, быелның 1 гыйнварыннан пенсияләр инфляцияне 8,6 процентка узып китә торган дәрәҗәдә индексацияләнде, 2023 елның 1 гыйнварыннан хәрбиләр һәм элеккеге көч ведомстволары хезмәткәрләренең пенсияләре дә индексацияләнәчәк.

 


Нет комментариев