Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Россиядә машина йөртү таныклыгы яңа форматта биреләчәк

1 октябрьдән үзгәрешләр көтелә

1 октябрьдән башланачак цифрлы машина йөртү таныклыкларына бәйле тәҗрибә нәрсәне аңлата һәм машина йөртүчеләргә пластик таныклыкны үзләре белән алмаска рөхсәт ителәме. «Европа Юридик Хезмәте» юристы Дмитрий Безделин «Прайм» агентлыгына шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Эксперт сүзләренчә, шәхси QR-код рәвешендәге электрон машина йөртү таныклыгы «Госуслуги авто» мобиль кушымтасында урын алган. Безделин билгеләп үткәнчә, Россиянең ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә цифрлы таныклыкны тәҗрибә рәвешендә күрсәтергә рөхсәт иткән. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кабул ителгәнче, машина йөртүчеләр пластик документны үзләре белән алырга тиеш.

Безделин хәзерге вакытта ОСАГО полисының электрон форматы әзерләнүен әйтте, ул да QR-код рәвешендә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев