«Мин – ат абзарында үскән малай», – дип кабатларга ярата
Кичкетаңда яшәүче Ромель МӘННАПОВ. Аның авторлыгында дөнья күргән беренче китап та “Балтач авылы атлары” дип атала. 70 яшен каршы алган көннәрдә туган төбәге тарихына мөкиббән якташыбыз белән аның китаплары, тормыш юлы турында фикер алыштык.
– Минем әти ягыннан да, әни ягыннан да бабайларга ат “җене” кагылган булган, – дип сөйли Ромель ага. – Әтинең бабасы Әхмәдишаның белгечлеге атчылык белән бәйле була.
Гомере буе шул акыллы малкайлар арасында кайнап яши ул. Ат чире йоктыру аркасында дөнья куя. Әни ягыннан бабайларның исә атлар белән сату иткәннәре мәгълүм.
Әтисе Зөфәрнең дә ат гомерлек юлдашы була.
– Колхоз рәисе булып эшләгән әтинең төп техникасы ат була, әлбәттә. 1960 елларда колхоз рәисләренә велосипед бирәләр. Әти аннан баш тарта. Ул капка төбенә ат белән кайтып туктаса, тизрәк бахбай янына чыгып йөгерә идем. Атны абзарга алып барып тапшыру һәрчак минем өстә булды, – дип хәтер яңарта.
Беренче сыйныфны тәмамлау белән үк Ромельгә атлар сакларга, бераз соңрак ат белән эскерткә печән-салам тарттырырга, бәрәңге арасын эшкәртергә һәм тагын бик күп эшләр башкарырга туры килә (бу хакта ул “Балтач авылы атлары” җыентыгында тәфсилләп язган – авт.)
Армиядә хезмәт иткәндә дә атлар белән бәйле бер истәлекле вакыйга була.
– Сугышчан уеннар үткәрү нәтиҗәләре буенча безне – унике солдатны сайлап алып, бүләк йөзеннән Смоленск өлкәсенең Дорогобуж шәһәреннән ерак түгел урнашкан Буденный исемендәге ат заводының 50 еллык бәйрәменә җибәрделәр. Анда 90 яшьлек комдив үзе дә килгән иде. Легендар шәхес белән очрашу миңа канатлар куйгандай булды, – дип дәвам итә. – Атлар турында язарга кирәк дигән ныклы фикерем дә шунда туды.
Шунысы да мәгълүм булсын: Ромель Мәннаповның үз хуҗалыгында да гомер буе ат асрала. “Абзарны әлеге акыллы малкайсыз күз алдына да китермим”, – ди ул.
Нет комментариев