Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе Айгөл абыйсының иҗади төркемендәге биюче Илгизгә кияүгә чыккан.
"Бәхет тынычлыкны яратса да, тормышымдагы мөһим вакыйганы җиткерәсем килә. Мөселман кешесенең тормышындагы иң эчкерсез бәйрәм. Мин бәхетле!" - дип язган Айгөл. "Безгә Аллаһ Тәгалә озын бәхетле гаилә тормышы бирсен. Ә сез, дуслар, безнең өчен шатланыгыз", - дип тә өстәгән.
"Котлыйбыз. Тигезлектә, мәхәббәттә, матур, бәхетле тормыш!" - дип теләгән дуслары.
Фото: instagram.com/ilgizbalerun/
Мәгълүмат Интертат рудан алынды
Нет комментариев