Республикада 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә
Яшәеш

Республикада 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган

Татарстанда 19 декабрьдән һәм Яңа ел каникуллары төгәлләнгәнче янгынга каршы махсус режим кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Әлеге режим гамәлдә булган чорда I-III класс куркынычындагы пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, җылылык-энергетика комплексы чикләреннән ярты километрдан да якындарак куллану тыела.

Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кеше күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар, шулай ук күп фатирлы йортлар чигеннән 30 метр ераклыкта салют аттыру тыела.

Чыганак 


Нет комментариев