Республика олимпиадалары призерлары
Яшәеш

Республика олимпиадалары призерлары

Районыбыз укучылары төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында уңышка ирешәләр

Туган (татар) телдән республика олимпиадасының йомгаклау этабында да сынатмадылар. Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Нурмөхәммәтова һәм Кадыбаш мәктәбенең 8  сыйныф укучысы Әлфинә Шәймәрданова призерлар булдылар.

Кызларны олимпиадага мөгаллимәләр Гөлназ Хуҗина һәм Эльмира Рәсулева әзерләделәр.


Нет комментариев