Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе – иң яхшылар исемлегендә
Әгерҗе районы бүлекчәсе коллективына Казанда җиңүче Дипломы тапшырылды
“Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең иң яхшы бүлекчәсе” бәйгесендә катнашып беренче урын алган Әгерҗе районы бүлекчәсе коллективына Казанда җиңүче Дипломы тапшырылды.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең (РЦМП) Әгерҗе районындагы бүлекчәсе коллективында нибары өч хезмәткәр эшли. Җитәкчеләре – Эльвира Зәйнетдинова, социаль эш буенча белгечләр Альбина Сафиуллина һәм Алсу Харисова.
Алар халыкка алтмышка якын дәүләт хезмәте күрсәтәләр. Болар – пособиеләр (1,5 яшькә кадәрге айлык һ.б.лар), компенсация (балалар бакчасы, юлда йөргән өчен һ.б.лар), субсидияләр (аз тәэмин ителгән гаиләләргә – торак-коммуналь хезмәтләргә һ.б.лар) ташламалар (хезмәт ветераннарына, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә һ.б.ларга) билгеләү һәм аларның вакытында түләнүен контрольдә тоту. Шулай ук дәүләт хезмәтләреннән файдалануга кагылышлы консультацияләр уздыралар.
– Тулаем алганда, дәүләт хезмәтләреннән 16 мең тирәсе райондашыбыз файдалана. Июль аен гына алсак та көн саен 30-40 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Язмача, телдән мөрәҗәгать итүчеләр дә, телефон аша шалтыратучылар да күп, – ди Эльвира Маратовна. – Мөрәҗәгать нинди юл белән кабул ителсә дә, берсе дә игътибарсыз калмый.
Социаль челтәрләрдә (“Вконтакте”, инстаграм) үз төркемнәре бар. Алар аша да халык белән аралашып, борчыган сорауларга җавап бирәләр, яңалыкларны хәбәр итәләр.
Җитәкче әйтүенчә, күп кенә хезмәтләр (11е – тулысынча, 4есе – өлешчә) электрон форматка күчерелгән.
– Гариза нинди генә юл белән кабул ителмәсен – шәхсән язмачамы, электрон варианттамы безнең бурыч – һәрберсен карап, мәгълүматларны республика базасына кертү һәм шул рәвешле әлеге базаны формалаштыру, – ди Эльвира Маратовна.
Бүлекчә хезмәткәрләре башка оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Болар – мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды, ЗАГС, торак-коммуналь хуҗалык идарәсе һ.б.лар.
– Һәр яңалыкны күзәтеп бару, заманнан артта калмау өчен гел укырга, норматив актларга кертелгән үзгәрешләрне, административ регламентларны өйрәнергә туры килә. Атна саен чәршәмбе көнне республикабызның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аппараты белгечләре белән берлектә видеоконференция режимында узучы технологик сәгатьләрдә катнашабыз, үзебезне борчыган сорауларны бирәбез, – ди Эльвира Маратовна.
Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев