Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Референдум көнне Әгерҗедә төрле чаралар уза

Якшәмбе, 18 ноябрьдә, Әгерҗедә һәм авыл җирлекләрендә сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр эшли. 

Бу көнне сайлаучылар өчен бик күп чаралар да оештырыла. Әгерҗенең К.Маркс урамындагы үзәк һәм Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданнарда иртәнге сәгатьләрдә үк көзге ярминкәләр гөрләячәк. Сәгать 11дә “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз бүлмәсе (соляная комната) ачыла. 
Шушы ук көнне сайлау участокларында Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына, әлеге спорт оешмаларындагы тренировка залларына, тоз бүлмәсенә бару өчен сертификатларга лотереялар да уйнатыла. Димәк, һәркайсыгыз бәхетен дә сынап карый алачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев