Районыбыз өчен зур югалту
Яшәеш

Районыбыз өчен зур югалту

Педагогика ветераны Виталий Малышев вафат

15 май көнне Әгерҗедә педагогика ветераны Малышев Виталий Яковлевич вафат булды. Ул күп еллар Сарсак-Омга мәктәбе директоры, 27 нче һөнәри училище директоры, Әгерҗедәге 2 нче мәктәпнең физика укытучысы булып эшләде. Бу хакта район мәгариф идарәсе хәбәр итә.

Аның белән хушлашу 17 майда сәгать 13:00 дә Әгерҗе районы хастаханәсе каршындагы траур залында узачак.

Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Виталий Яковлевич турында якты истәлекләр аның хезмәттәшләре һәм укучылары күңелендә озак сакланыр.


Нет комментариев