Райондашыбыз “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсында җиңде
Яшәеш

Райондашыбыз “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсында җиңде

Конкурста җиңүчеләр республика турына үтте

Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсының зона этабында җиңү яулады. “Әгерҗе хәбәрләренә” мәгълүм булганча, Гөлфия Фәрдиевна үз эшен “Минем һөнәрем - минем язмышым” номинациясендә тәкъдим итте.

Билгеләп үтелгәнчә, пандемия аркасында, зональ этап онлайн-форматта узган. Әгерҗе районы белән бергә зона этабында үз кандидатураларын Алабуга, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевски, Мөслим, Балык Бистәсе районнары тәкъдим иткән.

Гөлфия Симакова “Минем һөнәрем - минем язмышым” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

"Әгерҗе хәбәрләре" укучыларына ул яхшы таныш. Хәтерләсәгез, узган ел уңган-булган райондашыбыз, "Ел табибы - Ак чәчәкләр" конкурсында җиңүче буларак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан махсус приз - яңа «Лада Гранта» автомобиле алган иде.


Нет комментариев