Райондашыбыз 260 мең сум акчасыннан колак каккан
Яшәеш

Райондашыбыз 260 мең сум акчасыннан колак каккан

Мошенниклар яңа ысуллар уйлап таба

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге штабыннан хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта мошенниклык очраклары буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. 

ДАРУ АЛЫРГА ТЕЛӘГӘН
Медицина препараты алу ниятеннән әгерҗеле “Вконтакте”га белдерү урнаштыра  һәм телефон номерын күрсәтә. Шуннан соң билгесез зат, “WhatsApp” аша аның белән элемтәгә чыгып, мондый препаратның булуын хәбәр итә, бәясен әйтә. Ханымны бәя канәгатьләндерә һәм ул үзенең банк картасыннан биш кап дару препараты өчен акча күчерә. Акчаны күчергәннән соң мошенниклар язуны туктаталар. Ә ханым алты мең сум акчасыннан колак кага. 

ЗЫЯН – ИКЕ ЙӨЗ МЕҢ СУМНАН АРТЫК
Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлегенә мошенникларга зур суммада акча күчергән бер ир-ат мөрәҗәгать итә. Кемдер шалтыратып, аның исеменә зур суммада кредит рәсмиләштерелгән булуын әйтә. Янәсе, мошенниклык гамәлләрен кисәтү өчен әлеге сумманы тиз арада ябарга кирәк. Ир-ат, банк бүлекчәсе аша кредит рәсмиләштереп, күрсәтелгән абонент номерына “Связной” терминалы аша акча күчерә. 
Зыян күрүченең телефонына янә “банк”тан шалтыраталар. Сөйләшү барышында аңа яңадан кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр. Шуннан соң ул элек кредит алган банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә. Анда ир-атка карата мошенниклык кылынганын хәбәр иткәч, полиция бүлегенә гариза язарга була. 
Зыян күләме 260 мең сумнан артык тәшкил итә.

ЧАКЫРУГА ҖАВАП БИРМӘГЕЗ
Шәхси мәгълүмат сорап яки нәрсә булса да эшләүне үтенеп “банк хезмәткәре” шалтыраткан очракта сөйләшүне шунда ук туктатыгыз. Банк картасында яки рәсми сайтларында күрсәтелгән телефон буенча үзегезнең банкка шалтыратыгыз. Банклар алдагы кредитны каплау өчен тагын бер кредит алырга тәкъдим итмиләр, СМС-хәбәрнең кодын сорамыйлар.  Болай бары тик мошенниклар гына эшли ала. 
Шуны онытмагыз: әгәр кредитны үз кулыгыз белән рәсмиләштергәнсез икән, аны сезгә түләргә туры киләчәк.   
 


Нет комментариев