Райондашларыбызга күп кенә вакансияләр тәкъдим ителә
Яшәеш

Райондашларыбызга күп кенә вакансияләр тәкъдим ителә

Эш табарга теләүчеләр күп

Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында вакансияләр ярминкәсе үтте.

Ярминкәдә “Агрофирма–Әгерҗе”, Росгвардиянең “Сак хезмәте”, “Легион” җәмгыяте кадрлар хезмәте вәкилләре, шулай ук мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы һәм эш эзләүче гражданнар катнаштылар. 

Ярминкәдә ветеринария табибы, диспетчер, баш зоотехник, электрик, җыештыручы, хезмәтне саклау буенча белгеч, каравылчы кебек вакансияләр күрсәтелде. Шулай ук вахта ысулы белән эшләүче каравылчы, монтажчы, бетончы, комплектлаучы кебек һөнәрләр тәкъдим ителде.

Ярминкәгә килгән эш эзләүчеләр (ә андыйлар күп иде) эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралаштылар, тәкъдим ителгән вакансияләр, хезмәт режимы һәм эшкә кагылышлы башка нечкәлекләр турында мәгълүмат алдылар.

Ярминкәдән соң унике кеше эшкә урнашу мәсьәләсен чишү өчен сөйләшүгә чакырылды.

Ирина ПОНОСОВА, мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районы буенча филиалы җитәкчесе.  


Нет комментариев