Районда йортларны капиталь төзекләндерү буенча республика программасы дәвам итә
Яшәеш

Районда йортларны капиталь төзекләндерү буенча республика программасы дәвам итә

Коронавирус та, һава торышы да комачауламый

Йортларны капиталь төзекләндерү буенча республика программасы беренче елын гына гамәлдә түгел. Төзүчеләргә коронавирус та, һава торышы да комачауламый. Заманча технологияләр зәмһәрир салкыннарда да эшләү мөмкинлеге бирә.

Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант” предприятиесе быел Әгерҗедә – алты, Красный борда бер йортка капиталь төзекләндерү уздыра. Күпчелегендә эш башланган да инде. Әгерҗенең Гагарин урамы, 3нче йорты да күз алдында үзгәрә.

Тигран Саркисович ремонт эшләре бер ай эчендә тәмамланачак дип ышандыра. Ә башка объектларда эш дәвам итә. Торак йортлардан тыш, предприятие эшчеләре социаль объектларны да төзекләндерәчәкләр. Красный бордагы “Алмалы” лагере тирәсендәге карны чистарта башлаганнар инде. Бик тиздән анда да ремонт эшләре башланачак. Аннан чиратта – Бима балалар бакчасы.

Марсель Ситдыйков җитәкчелегендәге “СтройГрад” төзелеш компаниясе эшчеләре дә яхшы темп алганнар.

– Ленин урамындагы 19нчы йортны яңа елга кадәр үк ремонтлый башлаган идек, – ди Марсель Альбертович. – Бүгенге көнгә йортны җылыту һәм тышкы якны “төреп“ алу тәмамланды. Фундамент һәм отмостканы ремонтлау кебек сезонлы эшләр генә калып бара. Аларына кар эрегәннән соң тотыначакбыз. 

Хәзерге вакытта алар М.Горький урамындагы 2нче йортның фасадын эшлиләр. 30 процент тирәсе эш башкарылган инде. Беррәттән Чапаев урамындагы 14нче йортның түбәсен дә ремонтлыйлар.

Белешмә:

2021 елда капиталь ремонт программасына кертелгән йортлар исемлеге:
Әгерҗе: 
Гагарин урамы, 3а – фасад өлеше,
К.Маркс урамы, 13 – түбә,
К.Маркс урамы, 15 – түбә,
К.Маркс урамы, 17 – түбә,
К.Маркс урамы, 210 – түбә,
М.Горький урамы, 3 –  фасад,
Заводская, 66 – фасад, 
Ленин урамы, 19 – фундамент, фасад,
М.Горький урамы, 2 – фасад,
Пушкин урамы, 7 – подвал,
Чайковский урамы, 4 – подвал,
Чайковский урамы, 14 – түбә,
Красный бор:
Гора Марс урамы, 2 – түбә,
Тирсә:
Советская урамы, 8 – фасад.


Нет комментариев