Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Районда рейдлар узачак

Җаваплылыкка тарту каралган

“Шәһәрнең чисталыгына карата райондашларыбыздан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Үзегез күреп торасыз: шәһәр дә бик чиста, матур урыннар да бар. Чүп үләне баскан җирләр дә җитәрлек”, – дип белдерде “Әгерҗе шәһәре”  муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин район хакимияте бинасында узган эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә.

–    Республикада кебек үк, безнең районда да апрель-май айларында санитар икеайлык игълан ителгән иде. Аның барышында үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерүгә тырышлык куйган һәр коллективка зур рәхмәт, – диде Әнвәр Мансур улы. – Бу территорияләрне ел дәвамында тәртиптә тоту кирәк. Моны соңгы вакытларда кайбер урыннарны чүп үләннәре басып китүне күз уңында тотып әйтүем. 

Шәһәр җитәкчесе территорияләрдәге, юл буйларындагы чүп үләннәрен чабып алуга игътибар бирмәгән оешма-предприятие җитәкчеләрен тәнкыйть утына тотты. 

–    Бик тиздән рейдлар уздырыла башлаячак. Хәзерге вакытта административ комиссия составы формалаша. Үз территорияләрен чисталыкта тотуга салкын караучы оешма җитәкчеләрен  административ җаваплылыкка тартачакбыз, – дип белдерде ул. 

Әнвәр Мансур улы тирә-якны тәртиптә тотуга даими рәвештә тиешле игътибар бирүче оешма җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре дә җиткерде. Болар – район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты, “Татнефтепродукт”, “Олимп” спорт комплексы,  район электр челтәрләре һәм башкалар. 

–    Чисталык булсын өчен һәркем тарафыннан хуҗаларча караш кирәк. Бу эшне һәр оешма вәкиле, һәр йорт хуҗасы үзеннән башларга тиеш, – дип йомгаклады Әнвәр Рәхмәтуллин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев