Районда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәне – Иж-Бубый почта элемтәсе бүлекчәсе
Яшәеш

Районда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәне – Иж-Бубый почта элемтәсе бүлекчәсе

Биредә өч кеше хезмәт куя

5–15 апрельдә почта элемтәсе бүлекчәләрендә Әбунәче ункөнлеге уздырылды. Почта элемтәсе бүлекчәсе начальниклары, хат ташучылар бу чорда аеруча актив эшчәнлек алып бардылар.

Районда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәне – Иж-Бубый почта элемтәсе бүлекчәсе. Биредә өч кеше хезмәт куя.

– Минем биредә эшли башлавыма бер генә ел әле. Катлаулы булса да, эш нечкәлекләренә тиз төшендем. Без газета-журналларга язылу, товар, лотерея сату планнарын үтәп барабыз. Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларына 70тән артык район газетасы килә. Шуларның яртысыннан артыгына хат ташучы Асия Моратова, Гөлнур Берлячева белән бергәләп яздырдык. Бу көннәрдә башка басмаларга да актив язылдылар, – ди почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Элиза Кәримова. 

“Татарстан Почтасы “ идарәсе Алабуга районара почтамтының Әгерҗедәге почта ташу һәм эшкәртү цехы җитәкчесе Мөнирә Рахмаева Салагыш һәм Шаршады почта элемтәсе бүлекчәләрен дә мактап телгә алды:

– Салагышта һәм Шаршадыда Нәсимә Әхмәтҗанова һәм Лариса Исанаева – үзләре начальник та, хат ташучы да. Әбунәче ункөнлегендә аларның активлыгы эш нәтиҗәләрендә ачык күренде, –  диде ул.
 

Тулысынча материалны газетабызның 14 санында укыгыз.


Нет комментариев