Район җитәкчесе ветеринарларны котлады
Яшәеш

Район җитәкчесе ветеринарларны котлады

Бер төркем ветеринарлар җитәкче кулыннан бүләкләр алдылар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев район ветеринария берләшмәсе коллективын һөнәри бәйрәмнәре – Татарстан ветеринариясе көне белән котлады. 

 

Район җитәкчесе район дәүләт ветеринария хезмәте урнашкан бинада булып, әлеге тармак эшчәнлеге белән якыннан танышты, хезмәт шартларын күзәтте.

Ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ике хезмәткәргә – Тирсә участогы ветеринария пункты мөдире Динә Нурмиевага һәм Көчек участогы ветеринария пункты мөдире Галина Сергеевага Мактау грамоталары тапшырды.


Нет комментариев