Әгерҗе ветераны: “Мин үземне тантанада кебек тойдым”
Яшәеш

Әгерҗе ветераны: “Мин үземне тантанада кебек тойдым”

17 яшьтә фронтка киткән

Әгерҗенең хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераны, сугыштан соңгы елларын тимер юлда эшләүгә багышлаган Шәүкәт ага Акбашевны Бөек Җиңү бәйрәме көнне район башлыгы – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Азат Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов котладылар. Район мәдәният сарае сәхнә осталары Җиңү бәйрәме җырларын яңгыраттылар.

– Мин бүген үземне ниндидер зур тантанада кебек хис иттем. Җиңү җырлары үткәнгә дә алып кайтты. Рәхмәт шундый онытылмас мизгелләр бүләк итүегез өчен, – диде ветеран.

Шәүкәт ага 1943 елда фронтка китә. Бу вакытта аңа нибары 17 яшь була.Туган якларга 1950 елда гына әйләнеп кайта. Батырлыклары өчен өчен I, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, “Японияне җиңгән өчен“ медальләренә лаек була.


Нет комментариев