Рәхмәт һәркем өчен рәхәт
Яшәеш

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

Әгерҗенең 4нче мәктәп укучылары белән очрашу шушы җөмләнең мәгънәсен аңлатудан башланды

Һәр елны 11 гыйнвар көнне Халыкара РӘХМӘТ көнен билгеләп үтәбез. Мәктәп укучылары өчен әзерләнгән бүгенге чарада балалар бәйрәмнең тарихын, «Рәхмәт» дигән тылсымлы сүзнең барлыкка килүен, дөньяның төрле телләрендә яңгыравын белделәр.

«Артык сүзне тап», «Җөмлә төзе» кебек уеннарда катнаштылар. Очрашуның иҗади өлешендә бергәләп рәсемле стенгазета ясадылар.

Халыкара РӘХМӘТ көне берничә көн элек үткән булса да, бу тормышка һәм якын кешеләргә һәр көн рәхмәтле булу мөһим.


Нет комментариев