Раушания Тимкина республика конкурсында 2 урынны яулады
Яшәеш

Раушания Тимкина республика конкурсында 2 урынны яулады

Котлыйбыз!

19 августта Казанда «Автоледи - 2021» машина йөртү осталыгы республика конкурсының финалы узды. Бу хакта "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе сайтында хәбәр ителә.

«Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре арасында мактаулы икенче урынга Яр Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең Әгерҗе районы профилактика бүлеге начальнигы Тимкина Раушания Вәсим кызы лаек булды.

Котлыйбыз! 


Нет комментариев