Районда МХОда катнашучыларга һәм гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелә?
Яшәеш

Районда МХОда катнашучыларга һәм гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелә?

Хәрбиләр аларга рәхмәтле

Утын алып кайтканнар
Азево авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә актив рәвештә ярдәм күрсәтәләр. 
Әйтик, язын олы йөрәкле эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев Азево һәм Кам.Ключ авылларында яшәүче биш гаиләгә утын белән ярдәм иткән. 
Көзен азеволылар Николай Баранов белән Николай Шабалин үз хуҗалыкларында запаста булган утынны Кам.Ключта яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсе белән бүлешкәннәр. 
Игелек ияләре әйтүенчә, алар бу эшне дан алу өчен түгел, ә күңел кушуы буенча башкаралар. 

Утынны мобилизацияләнгән якташыбыз гаиләсенә алып бару өчен төйиләр. /Фотоны В.Семенов тәкъдим итте.


Су кертүдә ярдәм иткәннәр
Кичкетаң авыл җирлеге башкарма комитеты Барҗы-Пельгада яшәүчеләргә су кертүдә ярдәм күрсәткән.
–    Безнең өйдә моңа кадәр суүткәргеч юк иде әле. Быел уздырырга булдым. Авыл җирлеге хакимиятенә зур рәхмәт. Килделәр, ничек ярдәм итик дип сорадылар, – ди улы махсус хәрби операция зонасында булган Нина Виденеева. Аңа су кертү өчен йортка таба канау казуда булышканнар.  
   Ягып җылыту сезоны башланды. Биз тиздән Барҗы-Пельга һәм Балтачтагы  мобилизацияләнгән якташларыбызның алты гаиләсенә утынлата да ярдәм итәчәкләр.  

Хәрбиләр аларга рәхмәтле
Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Наз” социаль приюты махсус хәрби операциядә катнашучыларга балаклавалар тегүне дәвам итә. 
–    Әлеге эшне приют хезмәткәрләре инициативасы белән узган ел башлап җибәргән идек. Балалар да, хезмәткәрләр үзләре дә игелекле эшкә бик теләп кушылдылар, – ди директорлары Гөлчәчәк Нигъмәтуллина. 
Уртак тырышлык белән 500дән артык балаклав теккәннәр инде. 
–    Игелекле эшебез өчен махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләрдән ихлас  видеорәхмәт сүзләре киреп ирешү безне тагын да канатландырды, – ди Гөлчәчәк Рамазановна.  
Әле узган атнада гына тагын 100 данәдә алар теккән балаклавлар Кантемир дивизиясендәге хәрбияләргә юлланган. Алга таба да бу эшне тагын дәвам итәргә ниятлиләр. Моның белән бергә, окоп шәмнәре дә ясыйлар. Өч йөздән артык шәм ясадык инде, диләр. 
–    Балалар да, һәркайсын тиз һәм сыйфатлы итеп эшләп, җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш кертергә тырышалар, – ди җитәкчеләре.  

Язын Азево, Иске Чекалда, Красный бор үзешчәннәре авылларда хәйрия концертлары белән чыгыш ясаганнар. 
–    Алардан җыелган барлык акчалар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итү өчен тотылды, – ди Азево авыл җирлеге башлыгы Владимир Семенов. – Быел клуб мөдире Любовь Мерзлякова җитәкчелегендә артистларыбыз әлеге күркәм эшне дәвам итәргә ниятлиләр. Тиздән репетицияләр башланып китәчәк. Алардан кергән акчалар хәрбиләргә посылкалар әзерләп җибәрүгә тотылачак. 

Махсус хәрби операция зонасына китәчәк чираттагы гуманитар ярдәм арасында Девятерня уңганнары әзерләгән күчтәнәчләр дә булачак. 
–    Унбишләп авылдашыбыз ике кич рәттән Мәдәният йортыбызда токмач басуда катнашты. Өйләрендә әзерләп алып килүчеләр дә булды, – ди Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алия Арсланова. – Токмач белән бергә авылдашларыбыз алып килгән яшелчәләрне дә юллаячакбыз. 
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының әлеге авылдагы Зөлфия Фәйзуллина җитәкчелегендәге бүлекчәсенә йөрүче авыл уңганнары узган ел солдатларга җылы оекбашлар бәйләп җибәргәннәр. Бик тиздән әлеге эшне тагын башларга ниятлиләр.
Девятерня җирлегеннән алты ир-егет махсус хәрби операция зонасында бүген. 
–    Шушы көннәрдә ике якташыбыз кыска сроклы ялга кайтты. Мәктәптә, авыл җирлеге башкарма комитетында алар белән очрашулар уза, – ди Алия Наил кызы.  
Кадыбаш Мәдәният йортында да тиздән чираттагы игелек акциясе узачак. 
Авыл уңганнары хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән кирәк-яраклар – ашау-эчү, кием-салымнар әзерләргә, авыл уңганнары җыелып токмач басарга җыеналар. 

Бу көннәрдә красныйборлылар хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәре ясау эшен яңартачаклар. 
–    Әлеге эш авыл китапханәсендә оештырыла, – ди авыл җирлеге башлыгы Елена Яковлева. – Без шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга посылкалар да әзерләп җибәрәбез. Бүгенге көндә унга якын якташыбыз тынычлыгыбыз сагында тора. 

Фәнис Шәһәбиев җитәкчелегендәге Тәбәрле Мәдәният йорты каршында эшләп килүче  “Ләйсән“ халык театры Әгерҗедәге Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтҗанованың “Пар аккош“ спектаклен күрсәтте. 
Билет сатудан кергән акча махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтү өчен тапшырылды. 
Тәбәрледә яшәүчеләр ил иминлеге өчен көрәшүче якташларыбызга булышлык күрсәтүне дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә Мәдәният йортында авыл активистлары белән бергәләп маскировка сеткалары үрү һәм блиндаж шәмнәре ясауны оештырачаклар. 

Ямурза авылы клубы – хәрби операциядә катнашучыларга иң зур булышлык күрсәтүче учреждениеләрнең берсе. 
Алар тарафыннан чираттагы ярдәм – баллы ризык – чәкчәк булачак. 
–    Игелекле авылдашларыбыз Флүр–Нәзирә Шәймөхәммәтовлар бал китерделәр. Моның өчен кирәк-яракларны сатып алганнан соң, авылыбызның аш-су осталары белән төш пешереп, чәкчәк ясаячакбыз. Милли ризыгыбызны авылыбыздан хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә җибәрергә ниятлибез, – ди клуб мөдире Чулпан Хикмәтуллина. 
Ямурзаның уңган ханымнары мәктәп укучылары белән бергәләп витаминлы чәйләр дә әзерлиләр. 

Ххх   
Тулаем алганда, махсус хәрби опраөиязонасындагы яклашларга ярдәм күрсәтү эше һәр авыл җирлегендә дә алып барыла. Авыл халкы, нигездә,  махсус хзрби операция зонасына азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар тутырылган посылкалар әзерли. 

“Наз приюты“ хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр  махсус хәрби операциядә катнашучыларга балаклавалар тегеп ярдәм күрсәтәләр. / Фотоларны Г.Нигъмәтуллина тәкъдим итте


Нет комментариев