Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә старт бирелде
Яшәеш

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә старт бирелде

Белем көне алдыннан мәктәп кирәк-яраклары 200 укучыга тапшырылачак

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә старт бирелде. Акция социаль якланмаган гаиләләрдәге һәм әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Чарада районыбызның оешма-предприятияләре, шәхси эшмәкәрләр һәм битараф булмаган райондашларыбыз катнаша. 

Белем көне алдыннан мәктәп кирәк-яраклары 200 укучыга тапшырылачак. Шуларның 40ы – 1 сыйныфка баручылар, 104се – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.


 


Нет комментариев