Бүген Көчек авыл җирлегендә халык җыены узды
Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов үз чыгышында хуҗалыкларда мөгезле эре терлек күп асралуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта җирлеккә керуче Көчек, Варкләд-Бодья, Рус Шаршадысы авылларында 1044 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларнын 202се - сыерлар. Бу - районда иң зур курсәткеч. Кош-кортларнын саны 5866 баш тәшкил итә.
- Мал асрап авыл халкы үзенә остәмә керем ала. Бездә хокумәткә сөт тапшыручы хуҗалыклар да күп, сот ризыклары ясап шәһәргә базарга йөручеләр дә шактый, - диде авыл башлыгы.
Нет комментариев