Район Советы утырышыннан
Әгерҗе район Советының XXII утырышында депутатларның күпчелек тавышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Рөстәм ШӘРИПОВ сайланды.
Белешмә:
Рөстәм Рәшит улы ШӘРИПОВ 1983 елда Әгерҗедә туган.
2006, 2008 елларда Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә төрле белгечлекләр буенча белем алган.
Хезмәт юлын 2007 елда “Наҗар” хуҗалыгында агроном буларак башлаган.
Аннан соңгы елларда район авыл хуҗалыгы идарәсендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Наз” социаль приютында хезмәт куйган.
2021 елның июненнән – Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Нет комментариев