Азык-төлек җыелмалары тапшырыла
Бәйрәм алдыннан район башлыгы Азат Вәлиев өлкәннәрне шәхсән үзе котлады.
Район хакимияте тарафыннан алтмыш яшькә җиткән һәм өлкәнрәк, яшәү минимумыннан түбәнрәк булган пенсия алучы 700дән артык ялгыз яшәүче кешегә адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде. Аларга азык-төлек җыелмалары тапшырыла.

«Һәрчак дөрес, игелекле эшләргә рухландырганыгыз, дөрес юлга этәрүегез, киңәш бирүегез өчен рәхмәт сезгә. Бу бик мөһим, чөнки сезнең һәрберегез районыбыз үсешенә зур өлеш кертте. Хезмәтегез, фидакарьлегегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре белдерәм, нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим», - ди Азат Рөстәм улы.

1 октябрь-үзенчәлекле бәйрәм: өлкәннәрне хөрмәт итү һәм ихтирам күрсәтү көне.
Бәйрәм чаралары һәм котлаулар бу көннәрдә Әгерҗе районының барлык оешмаларында һәм учреждениеләрендә уза.
Нет комментариев