Район башлыгы Азат Вәлиев инклюзив төркемнең эшчәнлеге белән танышты
Яшәеш

Район башлыгы Азат Вәлиев инклюзив төркемнең эшчәнлеге белән танышты

Бу көнне балалар район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алдылар

Район башлыгы Азат Вәлиев 7нче балалар бакчасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга тәгаенләнгән инклюзив төркем эшчәнлеге белән танышты.  

Ул әлеге төркемдәге занятиеләрнең барышын карады һәм бакчада тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Азат Рөстәм улы бакчада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның үзләрен уңайлы хис итүләрен билгеләп үтте, коллектив эшенә югары бәя бирде. 

Бу көнне балалар район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алдылар. 
 


Нет комментариев