Кызыклы экскурсия узды
Янгын сүндерүче һөнәре куркыныч, намуслы һәм вакыйгаларга бай.
7 июль көнне Әгерҗе районының "Наз" приютында үсмерләре Красный Борның янгынга каршы хезмәте постында булдылар.
Янгын сүндерүче һөнәренең нечкәлекләре турында балаларга пост начальнигы Ефремов Алексей Владимирович сөйләде. Экскурсия барышында балалар зур кызыксыну белән янгын сүндерү машиналарын һәм җиһазлары белән таныштылар, "боевка"ларны һәм каскаларны киеп карадылар.
Чарада 10 бала катнашты.
Нет комментариев