Белеп торыгыз
“Полициягә гариза бирү тәртибен аңлатып язсагыз иде”. Э.ЗАКИРОВА.
Әгерҗе шәһәре. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге штабыннан хәбәр итүләренчә, административ хокук бозу һәм җинаятьләргә, булган хәлләргә кагылышлы гариза һәм хәбәрләр дежур бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тәүлек әйләнәсе кабул ителә. Моның өчен бүлеккә шәхсән рәвештә килергә, 02, 22541 яки 112 бердәм телефоны буенча шалтыратырга була.
Башка территориядә йә подразделениедә хезмәт күрсәтүне сәбәп итеп, полиция хезмәткәре хәбәр йә гаризаны кабул итүдән баш тартырга хокуклы түгел. Гражданин шәхсән рәвештә үзе һәм коллектив исеменнән мөрәҗәгать юллый ала. Алар бушлай карала.
Гаризаны шулай ук почта, интернет, факсималь элемтә аша юлларга, дежур бүлек аша яки шәхсән рәвештә тапшырырга була. Ниндидер хәлгә кагылышлы гариза шәхси мөрәҗәгать итү барышында тапшырылса, аны теркәү белән бергә оператив дежур хезмәткәр талон-белдерү рәсмиләштерә һәм аны гариза бирүчегә тапшыра.
Хәл эчке эшләр органнары компетенциясенә кермәгән яки башка эчке эшләр органнары хезмәт күрсәтә торган территориядә булган икән, теркәгәннән соң барлык материаллар судка йә башка тиешле урынга җибәрелә. Гариза язучыга хәл буенча кабул ителгән карар турында хәбәр ителә. Әгәр сез әлеге карар белән риза түгел икән, шикаять белән прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итә аласыз.
Нет комментариев