Полицейскийлар Тукай һәйкәле янында булган гадәттән тыш хәлне тикшерә
Яшәеш

Полицейскийлар Тукай һәйкәле янында булган гадәттән тыш хәлне тикшерә

Закон нигезендә җәза бирергә кирәк

Әстерхан телеграм-каналларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янында төрле хәрәкәтләр ясап басып торган ялангач ир-атның видеосы чыкты. Бу хакта Татар-информ яза.

Төбәк полициясенең матбугат хезмәтендә әлеге уңайдан оперативникларның инде тикшерү үткәрүе хакында хәбәр иттеләр.

Әстерхан өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динара Мәҗитова әлеге хәлгә карата үз фикерен белдерде.

«Тарихи шәхесләр һәм мәдәният эшлеклеләренең һәйкәлләре фонындагы мондый акцияләр – ул үзенә күрә каршылык күрсәтү. Авыру кешеләр аны ничек чагылдырырга икәнен белми һәм үз гамәлләрен дәлилли алмый. Үз кыланышларының масштабын арттыру өчен, әлеге «кешеләр» күренекле шәхесләрнең һәйкәлләрен (бу очракта Әстерхан өлкәсендәге төп халыкларның берсе – татар шагыйренә куелган һәйкәл) сайлый. Әмма еш кына бу кыланышларның бернинди төгәл позициясе дә юк. Шулай да мондый провокацияләр оештырган кешеләрне табарга һәм аларга РФ законнары нигезендә җәза бирергә кирәк», - диде Мәҗитова.

Искәртеп узабыз, 2020 елда Әстерханда 20 яшьлек егет Габдулла Тукай һәйкәленә буяу белән нацистлар символикасын ясаган иде. Шулай ук нугай мәгърифәтчесе Абдулхәмид Җанибәков һәйкәле дә зыян күрде. Узган ел әлеге егетне җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

 


Нет комментариев