Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итүнең өстенлекләре

Узган елның ноябрендә Россия кораллы көчләре структурасында яңа төр – пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылды

Аларның төп бурычы – хәрби операцияләрне төрле профильдәге һәм билгеләнештәге пилотсыз комплексларны кулланып уздыру.

Бу юнәлештә хезмәт итүнең өстенлекләре турында Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Илья ПЕТРОВ сөйли:

– Илья Геннадьевич, беренче чиратта контрактның гамәлдә булу сроклары турында әйтеп үтегез әле.

– Монда өстенлек шунда: пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итү турында килешү бер елдан башлап төзелә һәм анда өстәмә шартлар беркетелә. Беренчедән, гражданин яңа контракт төзергә теләмәсә, бу срок тәмамлангач хәрби хезмәттән гарантияле азат ителә. Барлык башка хәрби хезмәткәрләрнең контракты мобилизация чоры тәмамланганчы гамәлдә кала. Икенчедән, гражданин хәрби хезмәтне пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә уза. Теләсә кайсы башка хәрби хезмәткәр командование карары буенча аның ризалыгыннан башка икенче хәрби частька алдагысына тиң хәрби вазифага, шул исәптән штурм бүлекчәсенә дә күчерелергә мөмкин. Өченчедән, булачак хәрби хезмәткәр Оборона министрлыгының укыту челтәрендә пилотсыз системалар белгечләрен махсус әзерләү программасы буенча мәҗбүри уку уза.

– Түләүдә өстенлекләр бармы?

– Әйе, пилотсыз гаскәрләр хәрбиләре югары өстәмә түләүләр ала. Бу дошманның коралларын һәм хәрби техникасын юк итү буенча хәрби бурычларны даими үтәү белән бәйле. Юк ителгән коралның үрнәгенә бәйле рәвештә 500 мең сумга кадәр түләнә.

– Дошманның ут йогынтысына эләгү куркынычы кимү турында да әйтергә кирәктер…

– Әлбәттә! Чөнки гаскәрләрнең бу төре үзенең сугышчан бурычларын дошман белән турыдан-туры орыну сызыгыннан ерактар үти.

– Ниһаять, пилотсыз гаскәрләрдә укыту һәм хезмәт барышында алган тәҗрибә бүгенге тормышта зур ихтыяҗ белән файдаланыла...

– Әйе, бу, чыннан да, шулай. Гражданин Россия Оборона министрлыгында, башка көч ведомстволарында, шулай ук икътисадның күп тармакларында файдаланылучы пилотсыз системаларны куллану буенча уникаль белем һәм күнекмәләр ала.

Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гомуми суммасы 2 миллион 900 мең сумга кадәр тәшкил итә. 400 мең сумы – Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан федераль түләү, 2 миллион 500 мең сумы – республика бюджетыннан бер тапкыр бирелүче финанс ярдәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев