Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Пенсия арту барлык әгерҗелеләргә дә кагылмый

1 апрель­дән социаль һәм дәүләт тәэмин итүендә булган пенсияләр 2,9 процентка арта.

Пенсия түләү­дәге үзгәрешләр элеккеге кос­монавтларга, очу-сынау составы хезмәткәрләренә, хәрби хезмәт, техноген һәм радиация бәла-казалары  вакытында сәламәтлеген җуй­ганнарга да кагыла.

Инвалидларның, туендыручысын югалткан­нар­ның, иминият пенсиясе бил­ге­лә­гәндә стажы һәм баллы җит­мәгән пен­сио­нер­лар­ның, ата-анасы кайда икәнлеге билгеле булмаган ятимнәр­нең, Бөек Ватан сугышы ве­тераннарының, Ленинград блокадасында яшәгән кеше­ләр­нең дә пенсиясе үсәчәк. Россия Пенсия фондыннан хәбәр итү­ләренчә, социаль пенсия алучы яки дәүләт тәэмин итүендәге кеше эшләвен дәвам иткән очракта да ул индексациядә чагылыш тап­мый, ягъни пенсиясе барыбер артачак.

Ап­рель аеннан социаль пен­сиянең уртача 255 сумга артуы көтелә һәм ул 9 мең 62 сумга җитә. Ә инвалид балаларга һәм балачактан беренче төркем инвалид  булганнарга уртача 378 һәм 382 сум акча өстәлә. Пенсиядәге үзгә­решләр илдәге 4 миллионга якын кешегә кагыла. Алар­ның 3,1 миллионы – социаль пенсия алучылар. Быел бу максаттан казнадан 9,6 миллиард сум акча бүлен­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев