«Омикрон»га караганда куркынычрак штамм барлыкка килергә мөмкин
Яшәеш

«Омикрон»га караганда куркынычрак штамм барлыкка килергә мөмкин

Мутация тәмамланмаячак

Профессор Марк Вулхаус «омикрон» да ковидның мутациясе тәмамланмаячак, дип саный.

Британия галимнәре коронавирусның «омикрон»га караганда куркынычрак төре барлыкка килүе турында кисәтте. Эдинбург университеты эпидемиологы, профессор Марк Вулхаус «омикрон» да ковидның мутациясе бетмәячәк, дип саный.

— Без вирусның генеалогик агачында яңа вариант каян барлыкка киләчәген белмибез, шунлыктан без аның ни дәрәҗәдә патоген булырга мөмкинлеген дә белә алмыйбыз, – дигән ул.

Шулай ук галимнәр вирусның авыррак варианттан күпкә йомшаграк вариантка кадәр үсәчәк дигән идея хаталы, дип ышандыра. Шунлыктан коронавирус буенча чикләүләрне кичектерергә иртәрәк дип саный галимнәр.

Чыганак


Нет комментариев