Тик аны, яратып, кыскача Нәзилә апа дип йөртәләр
“Өлкәннәрнең йөзе нурлы була, / Яктылыкка күмә дөньяны...”
Язмыш ярларымда Тирсәдә гомер кичерүче Нәзилә апа ГАЛИМОВАны очраткач та нәкъ шушы шигъри юлларым искә төште. Эчтән балкыган нур адәм баласына сөйкемлелек, илаһилык өсти, ислам нурына төренеп яшәвен раслап, аңа карата хөрмәт, кызыксыну уята. Ап-ак яулыклы, битендә сөйкемлелек биреп торучы кечкенә генә миңе дә булган апаның чын исеме Миңленәзилә икән. Тик аны, яратып, кыскача Нәзилә апа дип йөртәләр.
Сугыш чоры балаларына насыйп булган онытылмас авырлыклар дәрьясын кичә биш яшендә нәни кулын болгап, әтисен ут эченә озатып калган сабый. Ачлык-ялангачлык урап уза белми шул ул. Басудан җыеп ашаган кукы, кузгалак, бакчадагы кәлҗемәгә, алабута онына бик тә рәхмәтле әби.
– Кеше башына бирелгән бер уч он белән исән калып булмас иде. Әнигә ияреп фермага йөрү дә файдага булды. Беренчедән, эшкә өйрәнеп, ныгып үстек. Икенчедән, ими төбе сөте эләгә иде...
Әйе, нечкә генә беләкләренә әз генә көч керүгә сыер сава башлый Нәзилә. Тырыш бала була ул. Укуын да калдырмый, бозланып каткан кара савытларын, керосин лампаларын, дәфтәрләр булмыйча китап битләренә язуларны сагышланып сөйләп алды ул. “Тәрәзәләрдә гәҗит челтәрләр иде...” – дигәч, өстәлдәге район газетасын күреп, сорап куйдым: “Ә газетаны кайчаннан бирле алдырасыз?”
– Үземне белгәннән бирле газетага язылмый калган юк, быелга кадәр бер хәрефен калдырмый укып бардым. Дин битен җыеп та барам. Быел күзләр бирешә башлады. Хәзер оныкларым кычкырып укыйлар... – ди әбекәй, сөйкемле елмаеп.
Күңеле белән ихластан дингә килүен дә әнисенең бүләге дип кабул итә Нәзилә апа.
“Әни бик күп догалар өйрәтте. Дөресрәге, без Аллаһтан сорарга өйрәнеп үстек. Әтиегез кайтсын дип теләп дога кылыгыз, булганына шөкер итегез!” – дип үстерде безне әни.
Тик нәни учларына: “Бир, Аллаһым, сугыш бетеп, тыныч таңнар атсын! / Әти кайтсын, әти кайтсын!” – дип тезләнеп догалар укыса да, әтиләре кайтмый, 35 яшендә батырларча һәлак була.
– Әти кайтты ул, медале дә бар, менә монда яши, – дип, «Хәтер китабы»н сыйпый Нәзилә апа, эшләп бирчәйгән, әмма йомшаклыгын югалтмаган куллары белән.
Әйе, куллары йомшактыр аның…
– Әбиебезнең күңеле киң, ул шундый җылы, – ди янәшәсендә булган оныгы Ләйсирә. – Бик бәхетле без, әби тәрбиясе алдык. Ул безне эшләргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтте, урман-болыннарга йөртте, үлән, җиләк, гөмбәләрне танытты, иркәләде, юатты... Аның куллары шундый йомшак, күңеле изге, ак яулыклы, ак күңелле әбиебез безнең! Анда тылсым бар сыман: ул кулларына алса, илереп елаган бала да тынып кала, йокыга тала... Бәйләмгә оста әбиебез гомер буе аяк-кулларыбызны җылытты. Фәридә апабыз сарыклар асрады. Ул йонны тетү, җегерләү, кату, аяклау…
Барысына да өйрәтте безне. Үзе күзләрен йомып та бәйли иде! Якында яшәгәч, бүгенге көнгә кадәр әбинең бик тәмле кыстыбый, шәңгәләрен, пирогларын ашый алдым, Аллаһка рәхмәт! Әбиебез бик зирәк, җайлы кеше, кияү-киленнәрне дә ул-кызлары кебек көйләп кенә тора. Оныкларының да балаларын күрү бәхетенә иреште, Аллаһка шөкер!
Бик яраталар аны балалары, оныклары... Алты балага гомер биреп, парлашып дөнья йөген тарткан Илгизе генә бу көннәрне күрә алмый, оныкчыкларын сөя алмый, кызганыч...
– Аякларын туңдырып, операциядән соң аяксыз калса да зарланмады, бер эштән җиксенмәде. Кайда гына яшәмәдек: Сокман, Яңа Акхуҗа, Тирсәдә... Кеше белән тиз аралаша иде, төшенкелеккә бирелмәде. Тик иртә китте шул... – ди, әңгәмәдәшем, вакытсыз бакыйлыкка күчкән ирен искә алып.
Аллаһның яраткан бәндәсе инде ул Нәзилә апа, гомере сынаулардан тора: 40 яшендә кызы Раушания дә, әнисен утка салып, мәңгелеккә күчә... Инвалид коляскасында утыручы сеңлесе Фәрүзәне карау-тәрбияләү дә аңа насыйп була.
Хәер, изгелектән игелек туа, диләр бит. Һәр гамәлен “Аллаһ ризалыгы өчен” дип башкарган Нәзилә апа колагым начар ишетә, күзләрем начар күрә дип тормый... Биш вакыт намазын, уразаларын калдырмый. Авылдашлары чиксез хөрмәт белән сәдака алып киләләр аңа. Өмет, ышаныч белән дога кылдыралар. Коръән ашларына дәшәләр. Авыр хәлдә ятучы авылдашларына ясин укып хәлләрен җиңеләйткән чаклары да була бу изге җанның.
– Үзебез дә дини бәйрәмнәрне, искә алу ашлары үткәрәбез, – диләр оныклары, – Башта әби безне тәрбияләде, булышты, ә хәзер без аңа терәк булырга тырышабыз, ялгыз калдырмыйбыз, – дип әбиләренә елмаялар.
Күп бит алар, җыйналсалар, өйгә кояш кергәндәй була, өй гөрләп тора!
– 12 онык, 23 оныкчык, ике оныкчык баласы! Шуларның барысын да гомер бәйрәмнәре белән котлый, бүләген бирә, берсен дә онытмый! – дип көләләр әбинең балалары.
Бу көннәрдә алар әниләренең 90 яшенә җыйналдылар. Гасырга якын гомер, искиткеч хәтер! Сокландык, күзләр тимәсен! Менә шундый көн булды бу! Очрашу, җылы, рәхәт сөйләшү…
Мин:
– Өлкәннәрнең күңеле якты була,
Бер сөйләшсәң, җаннар бушана...
Олы кеше бит ул гел башкача,
Акыл белән карый дөньяга...– дигән шигъри юлларымны күңелемнән үткәреп, дәфтәремне яптым.
Нәзилә апам исә тәрәз төпләрендә балкып утырган яраннары аша өйгә кергән кояш нурларына күз салып кына алды да: “Ий, балалар, намазга вакыт җитеп килә икән...” – дип куйды. Без дә саубуллашып юлга кузгалдык. Иркенләп, тынычлап намазын укысын, теләк теләр кешеләре, дога өмет итүче әрвахлары күп. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган оныклары Азат белән Айнурга, җәй башында гына хәрби хезмәткә алынган үзе белән яшәгән яраткан оныгы Алмазга да бик кирәк бит ул Әби догалары!
Әлфирә НИЗАМОВА
Исәнбай авылы
Нет комментариев