Октябрьский микрорайонында зур үзгәрешләр булды
Әлеге территория – “Безнең ишегалды” программасы кысаларында тәртипкә китерелүче иң зур мәйданның берседер
Моннан ун еллап элек Әгерҗедә Октябрьский микрорайоны барлыкка килгәч, шәһәрнең бу өлеше танымаслык булып үзгәргән иде. Биредә быел тагын зур үзгәрешләр булды. Алары – “Безнең ишегалды” программасы ярдәме белән.
Әлеге территория – “Безнең ишегалды” программасы кысаларында тәртипкә китерелүче иң зур мәйданның берседер, мөгаен. Ул берничә йорт территориясен зур бер ишегалдына берләштергән. Болар – Ометов урамы, 11, 13, 15, 17, 17а һәм Октябрьская урамындагы 4, 6, 8, 10, 12, 14нче йортлар.
Урам параллельләре арасындагы буш урында ком түшәлгән уен мәйданчыклары, парковкалау урыннары, җәяүлеләр өчен юллар барлыкка килгән. Бирегә алып килүче юллар ремонтланган, һәр йорт территориясенә яңа асфальт түшәлгән. Сүз уңаеннан, малайлар-кызлар уен мәйданчыкларын үз итеп өлгергәннәр инде.
Балалары белән башка микрорайоннардан килүче әниләр дә бар.
Бу микрорайон чагыштырмача яңа булса, Гагарин урамы, 11нче һәм К.Маркс урамы, 12, 14нче йортлар арасындагы ишегалды мәйданы иң искеләрдән исәпләнә.
Биредә зур үзгәртү эшләре башкарылган. Шәһәр йөзен ямьсезләп торучы иске гаражлар алынган. Картайган агач-куаклар киселгән. Балалар өчен куркыныч тудыручы зур атынгыч һәм уен конструкцияләре дә юк инде. Без биредә йорт тапшырылган беренче көннәрдән – 1978 елның октябреннән бирле яшәүче 11нче йорт вәкилләре белән аралаштык.
– Безнең юлны дүрт тапкыр ремонтладылар инде: ике тапкыр бетон, ике тапкыр асфальт җәйделәр. Әлбәттә, бу бик яхшы. Шулай да күңелне тырнап торган күренеш турында да әйтик әле. Шимбә көнне безнең эскәмиядә балалары белән әниләр утырдылар. Шәһәр көненә килгән булганнардыр, күрәсең. Алардан соң күпме чүп калды?! Аны пакетка җыеп савытка ташлау шуның кадәр авыр микәнни соң? Балаларына үрнәк күрсәтер урынга әниләр, киресенчә, аларның мөһим кыйммәтләр турындагы күзаллауларын бозалар булып чыга бит, – дип борчылалар алар.
Чыннан да, яңа балалар мәйданчыгына атынгычларны әле куярга гына өлгергәннәр, ә анда туңдырма кәгазьләре, банкалар аунап ята инде. Югыйсә, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен эшләнгәннәрне саклыйсы иде. Чынлыкта, аз эшләнми бит.
– Быел “Безнең ишегалды” программасына күпкатлы йортларның биш ишегалды территориясе кертелде. Аларның өчесе – Әгерҗедә, берсе – Тирсәдә, берсе – Красный борда, – дип сөйли район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Лилия Хаҗиева. – Бүгенге көнгә яктырту буенча барлык эшләр башкарылды. Юл эшләре дә ахырына якынлаша (80 проценты башкарылган). Балалар мәйданчыклары урнаштырыла башлады.
Урын ягыннан мөмкинлек булган очракта уен корылмаларыннан тыш, спорт җиһазлары да куела. Кер киптерү, келәм җилләтү өчен җайланмалар яңартыла.
График нигезендә эскәмияләр, чүп савытлары да куелачак.
“Безнең ишегалды” программасына быел 60 миллион сумнан артык акча тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев