Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие рәсмиләштерү гадиләштерелде

Күрсәтмәгә кул куелды

Мишустин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр рәсмиләштерүне гадиләштерде. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие рәсмиләштерүне гадиләштерергә мөмкинлек бирә торган күрсәтмәгә кул куйды.

Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, документ 2020 елның 1 ноябреннән эшли башлаячак. "Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турында белешмәләр булган документларны күрсәтергә туры килмәячәк", - дип белдерделәр хөкүмәттә.

Дәүләт органнары бу мәгълүматны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы ярдәмендә алачак, дип билгеләп үтелә. Хәбәрдә пособиене МФЦда яки дәүләт хезмәтләре порталында да рәсмиләштерергә мөмкин диелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев